Хәмер базары вәкилләре белән ваклап сату өлкәсендә ЕГАИС мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәрендә Азнакай муниципаль районы хакимияте бинасында куллану базары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр белән алкогольле продукция һәм сыра әйләнеше күләмнәрен учетка алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташу (алкогольле продукция һәм сыраны сатып алу фактын раслау ягыннан) мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.  

Хәмер базары вәкилләре алдында башкарма комитет җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге өлкән белгече Л.Р.Мурзина чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук ЕГАИС системасына тоташуга ярдәм итеп килүче «Облако» ҖЧҖ вәкилләре һәм хосусый эшмәкәр В.Бондаревның чыгышлары да тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International