Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.Г.Саунин сәүдә оешмалары тарафыннан ЕГАИС системасына алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмәләрдә катнашты.
22 апрель көнне әлеге мәсьәлә Нурлат шәһәрендә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән, ә инде 25 апрельдә - Чистай шәһәрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән карап тикшерелде. Чараларда шулай ук «Облако» ҖЧҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ һәм «Булгарпиво» ААҖ вәкилләре катнашты. А.Г. Саунин шәһәрләр территорияләрендә урнашкан барлык сәүдә объектларының инде шушы араларда ук алкогольле продукцияне ваклап сатуны ЕГАИС системасында тест режимында чагылдыруга күчәргә тиешлекләрен билгеләп үтте. Бу 2016 елның 1 июленнән әлеге системаның өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк, диде ул.
Моннан тыш киңәшмәләрдә 2016 елның 1 кварталында алкогольле продукция сатуга йомгак ясалды һәм хәмер базарындагы эшчәнлеккә кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.