2016 елның 26 апрелендә Мөслим муниципаль районында алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны ваклап сатучы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр катнашында Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.
Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Гаяз улы Авзалов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Нуриәхмәт кызы Зарипова уздырды.
Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2016 елның 1 кварталында районда алкогольле продукцияне сату йомгаклары, хәмер базары торышы, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге тарафыннан кабул ителә торган чаралар турында бүлек начальнигы урынбасары Ирек Фәрит улы Бакиев сөйләп үтте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Елена Николаевна Кубасова Мөслим районы сәүдә предприятиеләрен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтыру буенча эшләрнең торышын анализлап чыгыш ясады.
«Облако» ҖЧҖ вәкилләре ЕГАИС системасында эшләп күрсәтте. Иң еш очрый торган өзеклекләр һәм хаталар анализланды, алардан котылу ысуллары күрсәтелде.
Хосусый эшмәкәрләр һәм лицензиатлар вәкилләре киңәшмәне оештыручылардан алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте.