Конфискацияләнгән хәмер юкка чыгарылды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

 2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында”   28 сентябрь, 2015ел, № 1027 РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгаруны хәл итү зарурилыгы турында заявкалар нигезендә, стандартларның, санитария кагыйдәләре һәм гигиена нормативларының мәҗбүри таләпләренә җавап бирмәгән, законлы көченә кергән суд карарлары буенча  конфискацияләнгән яки законсыз әйләнештән алынган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру булды. Барлыгы  1095,7 литр күләмендә продукция тапшырылды, шуның 526,9 литры – хәмер һәм 568,8 литры – спиртлы продукция.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгару Белгород өлкәсендә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International