Лениногорск шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре «Родничок» кибетендә халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелгән «Березовые почки» косметика лосьонын сатудан алды. Әйләнештән алынган барлык продукция экспертизага җибәреләчәк. Әлеге факт буенча административ эш кузгатылды.
Ә инде спиртлы сыекчаны косметика максатында сатып алулары турында сөйләү - «Родничок» кибете эшмәкәренең күзгә карап алдавы гына.
“Фанфурик”лар бит-тән тиресен чистарту, авырткан буыннарны язу өчен тәнгә сөртелә торган химик средстволарга керә. Тик кайбер адәмнәр аны суга кушып эчә. Даими кулланучылары гомере буена инвалид кала, яисә бөтенләй дә җан тәслим кыла.