2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекиясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, урыннарын һәм шартларын чикләүләрне үтәү мәсьәләсе буенча мониторинг үткәрде. Мониторинг барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең гамәлдә булу вакыты туктатып торылуга карамастан, юридик зат тарафыннан алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Моңа кадәр, лицензиат булып торучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бирелгән күрсәтмә таләпләрен үтәмәве сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе карары белән алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең гамәлдә булуының 2016 елның 1 июленә кадәр туктатып торылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Әмма җәмгыятьнең, алкогольле продукцияне ваклап сату турында гамәлдәге закон таләпләрен санга сукмыйча, алкогольле продукцияне ваклап сатуны асылда туктатмыйча, норматив-хокукый актлар таләпләрен тупас бозуы билгеләнде.
Инспекция хезмәткәрләре, ачыкланган закон бозуларга бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.17 статьясының 3 өлеше (тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү) буенча административ эш кузгатты. Лицензиянең гамәлдә булуын туктатып тору асылда аны вакытлыча юкка чыгаруны аңлата. Лицензиясенең гамәлдә булуы туктатып торылса да, хәмер сатуны дәвам иткән өчен юридик затларга, продукциясен конфискацияләп, 300 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф рәвешендә җәза чарасы күздә тотылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 61183 сумлык 133 л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.