2016 елның апрелендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Менделеев шәһәре тирәсендә «Казан-Ижевск» автомобиль юлы постында Россия Федерациясе акциз маркалары белән тамлаганмаган алкогольле продукция төягән Газель машинасын туктаткан.
Машина йөртүче үзе әйткәнчә, шешәсенә Украина маркалары ябыштырылган “Кагор” шәрабе юл хутында урнашкан чиркәү, храмнар башлыкларына, тәмен татып караганнан соң, сатып алырга тәкъдим ителгән. Полиция хезмәткәрләре 396,5л күләмендә барлык продукцияне хуҗасыннан алган. Ә тикшерү материаллары, тиешле карар кабул итү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына җибәрелгән.
Бөек Пасха бәйрәме алдыннан шәраб һәм алкогольле продукция сатып алганда бик игътибарлы булыгыз!