Вакытлар узу белән халык хәтереннән җуелып, архивларда гына сакланып кала торган вакыйгалар бар. Әмма еллар узу белән әһәмияте тагын да артып, үлемсезгә әйләнгән вакыйгалар да юк түгел. Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе - нәкъ менә шундый вакыйгаларның берсе. Сугышның соңгы тапкыр яңгыраган туп авазларыннан соң инде 70 елдан артыграк вакыт узып китүгә карамастан, каһарманнарыбызның батырлыгы турында истәлекләргә вакыт тузаны кунмый.
28 апрельдә Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне уздырылды. Бу көнне Түбән Камада яшәүче ветераннарны һәм аларның гаиләләре әгъзаларын Күп функцияле үзәктә (Мәктәп бульвары ур,, 2а й.) кабул итү булды. Түбәнкамалылар сорауларына муниципалитет, социаль яклау идарәсе, “Росреестр”, прокуратура, нотариаль һәм адвокат конторалары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район һәм шәһәрнең юридик хезмәтләре вәкилләре җавап бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге акциядә бик теләп катнашты. Кызганычка, пенсионерлар һәм инвалидлар безнең илдә иң аз якланылган халык категорияләреннән берсе булып тора. Өлкән яшьтә булулары һәм сәламәтлекләренең дә шактый ук сынатуы аркасында алар еш кына үзләренең хокукларын яклый алмый, үзләренә тиешле ташламаларны белми. Менә шуңа күрә күп кенә структуралар, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ягыннан бушлай юридик ярдәм күрсәтү гражданнарның әлеге категориясе өчен билгеле бер проблемаларны хәл итү ысулларыннан берсе булып тора. Ветераннар һәм аларның гаиләләре әгъзаларының сораулары асылда торак-коммуналь хуҗалык, бакча кишәрлекләрен ызанлау һәм хосусыйлаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы булды. Шәһәребезнең кайбер сәүдә нокталарында сәүдә кагыйдәләре, санитария нормалары санга сугылмауга кагылышлы сораулар да бирелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органнары вәкилләре сәүдә объектларына закон нигезендә билгеләнгән планнан тыш тикшерүләр үткәрү тәртибен тәфсилләп аңлатты, ветераннарны кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ирештерде. Чарага килгән барча кешегә мәгълүмати материаллар: кулланучылар өчен газеталар һәм буклетлар таратылды. Әйтергә кирәк, мондый чаралар халыкка тулы җаваплар ирештерү белән беррәттән, дәүләт һәм дәүләти булмаган бушлай юридик ярдәм системасында катнашучылар эшчәнлеге турында мәгълүматлы булу мөмкинлеге дә бирә әле.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкның хокукый аңын үстерү максатыннан чыгып, даими рәвештә теге яки бу чаралар үткәреп килә. Болар – халык белән очрашып сөйләшү, әңгәмә кору, “Кайнар линия” телефоны аша консультацияләр бирү, үсеп килүче буын арасында куллану белеме дәресләре, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре (аларның кайберләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, хезмәт ветераннарына ташламалы бәядән хезмәтләр күрсәтергә әзер) катнашында “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрү.