“Комплекс” базарында дежур тордык

2016 елның 29 апреле, җомга

 Кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү һәм эчке базарда катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы эшендә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Ә инде әлеге эшчәнлегебездә төп юнәлешләрнең берсе – Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары базарларында, сәүдә үзәкләре һәм комплексларында дежур тору.

2016 елның 26 апрелендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре беренче тапкыр Казан шәһәре Юдино бистәсендә урнашкан “Комплекс” базарында дежур торды. Чараны үткәрү барышында кулланучыларга, сатучылар һәм эшмәкәрләргә турыдан-туры сәүдә урыннарында ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (шул исәптән бәхәсле хәлләр килеп туган очакларда) аңлатылды.

Әңгәмәләр вакытында сатучыларга, хосусый эшмәкәрләргә, хосусый эшмәкәр исемен һәм башка мәҗбүри мәгълүматларны (товар атамасы һәм күләме, товарны сату датасы һәм бәясе, сатучының исеме һәм имзасы) күрсәтеп, товар чегын тутыру, ә инде кулланучыларга товар сатып алганда бу чекны таләп итү зарурилыгы төшендерелә.

Чара барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Сәүдә комплексларында, базарларда белгечләребезнең дежур торуын оештыру  сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан бәхәсне урында тиз генә хәл кылуга ярдәм итә. Базар җитәкчелеге һәм шунда үзләренең эшчәнлеген  алып баручы эшмәкәрләрнең кызыксынуы мондый дежур торуларны ай саен үткәрү зарурилыгын күрсәтә.

Сорауларыгыз килеп туган очракта сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Казан ш., Һади Такташ ур.,  д.94, тел.: 277-94-96 ( Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International