2016 елның 28 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый советның яңа рәисе һәм рәисе урынбасары сайланды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп “Россия кооперация университеты” Россия Федерациясе центросоюзының Казан кооператив институты ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Илдар Талиф улы Насретдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары итеп - “Республика куллану базарына бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Данила Геннадьевич Токмин сайлап куелды.
Моннан тыш Иҗтимагый советның составы, 2016 елга эш планы расланды, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16 октябрь, 2013 ел, №764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү” дәүләт программасын тормышка ашыруның барышы каралды. Шулай ук “2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне”нә багышланган чараларга йомгак ясалды, 2016 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 декабрь, 2015 ел, №1459 карары белән расланган “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы”н алкогольле продукцияне ваклап сату предприятиеләренә кертү мәсьәләсенә кагылып үтелде.