2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хакимиятендә алкогольле продукцияне ЕГАИС системасында теркәү мәсьәләсе буенча төрле предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Спичкин О.Е., Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге начальнигы Шәрәфетдинов З.З. һәм Арча районында ЕГАИС системасын кертү белән турыдан-туры шөгыльләнүче «Реванш» ЦТО ҖЧҖ җитәкчесе Сәгыйтов Л. катнашты. Чарада хуҗалык итүче субъектларны шушы тема буенча кызыксындырган барлык мәсьәләләр каралды.
Хәзерге вакытта Арча шәһәрендә 55 сәүдә объектыннан бишесе сатылган алкогольле продукцияне ЕГАИС системасында тест режимында терки инде.
Шундый ук киңәшмә 2016 елның 26 апрелендә Балтач районында үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Вафин Л.Х. катнашты. Хәзер Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә 20 сәүдә объектыннан 2се сатылган хәмер продукциясен тест режимында терки.