Бакчачылык ширкәтендә закон бозалар

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре май бәйрәмнәрендә бакчачылык ширкәтләренә “сәфәр” оештырды.

Тикшерелгән 12 җәмгыятьнең берсендә – Тукай районының «Иволга» бакчачылык ширкәтендә урнашкан бер кибеттә генә тиешсез вакытта сыра сату факты ачыкланды. Бу “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законын бозу булып тора. Моның өчен РФ КоАП 14.16. статьясының 3 өлеше (алкогольле һәм спиртлы продукция сатуның башка кагыйдәләрен бозу) нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International