Түбән Камада – хезмәт көне

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

   Май – бик күпләрне үзенә әсир иткән язгы ай. Чөнки 1 май, шулай ук тарихыбыздагы иң мөһим көннәрнең берсе  - 9 Май – Җиңү көне нәкъ менә шушы айга туры килә. 1 майда дөньяның күп кенә илләрендә халыкара бәйрәм – Хезмәт бәйрәме  (элек ул Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип йөртелә иде) билгеләп үтелә. Бүген бу бәйрәм 142 илдә гамәлдә булып килә.

Кайбер илләрдә кешеләрне профсоюзлар әләме астында җыю традициясе әле һаман сакланып килә. Әмма күпчелек дәүләтләрдә бу сәяси бәйрәм түгел, ә нәкъ менә язгы матур бәйрәм, Хезмәт бәйрәме. Бу көнне  халык өчен күңел ачу чаралары, артистлар чыгышлары, ярминкәләр һәм күп кенә  башка чаралар оештырыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә бәйрәмдә катнашырга карар итте. Шулай итеп, бәйрәм чараларына җыелган халык кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләребездән киңәш-табыш алу мөмкинлегенә дә иреште.

Түбән Кама шәһәрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать унда митингтан башланып китте. Анда шәһәребез бюджетына иң күп акча кертә торган әйдәп баручы предприятиеләр лидерлары, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының профсоюз оешмалары вәкилләре һәм “Бердәм Россия” партиясе активистлары чыгыш ясады. Нефтехимиклар паркында палаткалар урнаштырылып, шул палаткаларда шәһәр халкына төрле хезмәтләр: юридик, медицина консультацияләре бушлай күрсәтелде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Балалар өчен күңел ачу чаралары, сәүдә нокталары һ.б. оештырылды. Парк капкасы төбендә җирле җитештерүче – Түбән Кама икмәк комбинаты кызып-кызып сәүдә итте. Бәйрәмгә килгән халык сыйфатлы продукциянең тәмен татып карау гына түгел, аны сатып алу мөмкинлегенә дә иреште. Икмәк-күмәч ризыклары гына түгел, куличлар да бик күп сатылды. Чөнки бу көнне христианнарның иң зур һәм иң якты бәйрәме  - Пасха да билгеләп үтелде бит әле.

Түбән Камада 1 май бәйрәменең мондый форматта әле тәүге тапкыр үткәрелүен дә искәртеп узыйк. Бәйрәм берничә сәгатькә сузылган бик матур концерт белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International