Әлмәтлеләргә суррогат хәмер белән сәүдә иткәннәре өчен шартлы җәза сроклары бирелде

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Әлмәттә яшәүче 28 яшьтәге ике ир-ат икесенә бергә биш ел ярымлык шартлы җәза срогы алды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Узган елның 16 июнендә полиция хезмәткәрләре Әлмәт районының Колшәрип авылында контроль сатып алу үткәргән. Шулай итеп, менә инде хәзер хөкем ителгәннәрнең берсе оперативникларга 4000 сумга 20 шешә «Пять озер» аракысын саткан. Соңыннан бу ир-атның легаль булмаган хәмерне билгесез бер кешедән 2600 сумга сатып алып, хатынының әтисе гаражында саклавы ачыкланган.

2015 елның 7 сентябрендә полиция хезмәткәрләре сатып алучылар “кыяфәтенә” кереп, 20 шәр шешәле 100 тартма «Столичная» аракысын сатып алган. Сатучыларга үзләренең товары өчен 300 000 сум акча түләнгән. Моннан тыш хәсрәт сәүдәгәрнең берсе аракыны  алга таба китереп сату өчен 110 000 сумлык задаток та алып калган. Хөкем ителгән бу егетләрнең товарны озату документлары да, спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиясе һәм сертификатлары да булмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International