“Фанфурик”лар кибет киштәләреннән юк булсын!

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск районының Шөгер авылындагы «Исток» кибетендә кабаттан «Вита-септ» косметика лосьонын сату фактын ачыклады. Шулай итеп, сатудан  4,1 литр спиртлы сыекча алынды.

“Фанфурик”лар белән сәүдә итүче эшмәкәрләр, кешеләрнең тормыш төбенә төшүләрен карап-күреп торуы оят түгелме, дигән сорауга каршы җавап йөзеннән, мин аларның авызына коймыйм бит, сатып алмасыннар, дип кенә җибәрә.  Барысы да моның агу икәнен белеп торса да, хәмердән башканы белмәгән һәм кесә ягы такыр булган адәмнәр беренче чиратта “фанфурик”ка мөкиббән китә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы сәрхушләргә хәмерне алыштырган очсызлы спиртлы сыекча сатучы барлык хосусый эшмәкәрләрне һәм юридик затларны кешеләрнең бәхетсезлеге һәм аларның сәламәтлеген какшату бәрабәренә табыш алудан баш тартырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International