2016 елның 30 апрелендә Әлмәт шәһәрендә “Милли сәүдә маркасы” икенче республика конкурс-фестиваленең зона туры үткәрелде. Чараның максаты – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бердәм сәүдә маркасы астында берләштерү, дөрес туклануны популярлаштыру һәм республикада җитештерелә торган сыйфатлы продукцияне халыкка таныту, кешеләребезне товар җитештерүчеләрнең кыйммәт булмаган сыйфатлы ризыклары белән тәэмин итү. Анда бөтен республикабыздан сөт һәм ит продукциясе, икмәк-күмәч ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашып, үзләре җитештергән иң яхшы продукция үрнәкләрен тәкъдим итте. “Милли сәүдә маркасы” конкурс-фестивален үткәрү кысаларында тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын бәяләү буенча жюри эшләде. Жюри составына “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, “Татарстан стандартлаштыру һәм метрология үзәге” ФБУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү бөтендөнья ассоциациясе, дәүләт һәм муниципаль хезмәт институтының Әлмәт филиалы вәкилләре һ.б. керде.
“Милли сәүдә маркасы” ГУПның, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен бердәм сәүдә маркасы астында берләштерү, продукция сыйфатына контрольлек системасын эшләү; халыкның сыйфатлы азык-төлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерү; республикабыз территориясендә җитештерелгән продукцияне халыкара һәм эчке базарларга чыгару максатыннан, ТР Президенты ярдәме белән оештырылганлыгын искәртеп үтик.
Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге чараны ачып, фестивальнең районыбызда яшәүчеләрне республика җитештерүчеләренең товарлары белән таныштыруга юнәлдерелүен билгеләп үтте. Район хакимияте башлыгы, жюри рәистәше – “Милли сәүдә маркасы” ГУП генераль директоры Илсур Сафиуллин белән берлектә, жюри өстәлендә генә түгел, сәүдә үзәге киштәләрендә дә урын алган илебезнең иң яхшы продукция үрнәкләре белән танышты. Ул стационар булмаган сәүдә форматларын үстерүгә, кече фермер хуҗалыкларына, аларга бердәм бренд белән республикабызның тышкы һәм эчке базараларына юл ачуга ярдәм итәргә әзер булуы турында белдерде. “Безнең төп максат - кулланучыларны сыйфатлы, тәмле һәм файдалы продукция белән тәэмин итү. Без, һичшиксез, крестьян-фермер хуҗалыкларына булышачакбыз, аларга төрле яклап ярдәм итәчәкбез һәм үзләренең продукциясен базарда гына түгел, зур сәүдә челтәрләрендә дә сата алулары өчен шартлар тудырачакбыз”, - дип басым ясап әйтте ул. “Чыннан да, сыйфатлы продукция җитештерүчеләрне халыкка танытырга кирәк. Бүген мин балаларыма Баулыда эшләп чыгарылган трикотаж кием-салым, Кукмараның киез итекләрен сатып алдым, районыбызда җитештерелә торган кәҗә сөтенең тәмен татып карадым, сөт ризыклары алдым. Әмма кечкенә хуҗалыкларга зур базарга юл яруы кыен. Менә шуңа күрә, Татарстан продукциясен бердәм бренд белән кибетләребезгә чыгару өчен, Милли сәүдә маркасы оештырылды да инде. Кулланучының сыйфатлы продукция сатып алуын белеп торуы өчен дә кирәк бу, чөнки безнең товарларыбыз чит илләрдә дә мәгълүм бит!”, - дип билгеләп үтте Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Ринат улы, фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашып. Район хакимияте башлыгы проектны үстерү җәһәтеннән фетивальдә катнашучыларны җәйге Җиләк бәйрәменә дә чакырды. Әлеге бәйрәм теплица хуҗалыкларын үстерү буенча районнар инициативларын дәвам иттерәчәк.
ТР “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин җылы кабул итүләре һәм фестивальне оештырулары өчен Әлмәт районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бүген сезнең хозурыгызга Казаннан, Чаллы, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән күп кенә эшмәкәрләребез үзләренең продукциясен кыю төстә тәкъдим итте. Биредә шулай ук Әлмәт районының фермер хуҗалыклары вәкилләре дә катнаша. Тәкъдим ителгән товарларның барысы да – югары сыйфатлы һәм базардагы иң түбән бәядән”, - диде ул, һәм, сатып алучыларны, алга таба ТР “Милли сәүдә маркасы” сәүдә маркасына дәгъва итә алсын өчен, халык хозурына чыгарылган продукциянең тәмен татып карарга һәм бәяләргә чакырды.
Жюри әгъзалары арасында Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганеева да бар иде. Танылган җырчыбыз үзенең чыгышында: “Халкыбызда мондый ярминкә-фестивальләр үткәрү гадәте инде күп гасырлар элек пәйда булган, һәм ул мәдәни мирасның бер өлеше булып тора. Ярминкә-фестивальләр гадәттә зур бәйрәмнәр алдыннан үткәрелгән. Май бәйрәмнәре алдыннан Әлмәттә искиткеч матур фестиваль оештырылуына шатмын. Халык биредә сыйфатлы ризыкларның тәмен татып карау белән беррәттән, милли җыр-биюләр белән хозурлану мөмкинлеге дә алды”, - диде.
Фестивальдә Татарстан Республикасында җитештерелгән азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, савыт-саба, кием-салым, бижутерия һәм хәтта кулдан эшләнгән әйберләр дә тәкъдим ителде. Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Азнакай һәм республикабызның башка районнарының крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән «Иман чәе» һәм чыршы күркәләреннән кайнатылган варенье (җитештерүче вәкиле әйтүенчә, хәтта РФ Президенты аппаратында да бу вареньены бик яхшы беләләр), утын ягып җылытыла торган мобиль мичтә пешерелгән кайнар дучмак (“Биг-мак”ка безнең “җавап”), бавырсак, сөт, катык, кымыз, каймак, сыер һәм кәҗә сөтеннән эшләнгән сыр, умартачылык продуктлары жюри әгъзалары һәм сатып алучылар күңеленә бигрәк тә хуш килде.
ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Бәяләүчеләр берлеге башкаручы директоры Олег Булгаков фестиваль-конкурс жюрие эшендә катнашып, Иҗтимагый совет үзенең соңгы утырышында министрлык вәкилләре белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлеккә мөлкәти ярдәм итүнең яңа механизмнарын карады һәм аларны “Милли сәүдә маркасы” проекты форматында гамәлгә кертүгә тәкъдим итте, дип билгеләп үтте.