Берәүләр үз маркасын тоткан бер мәлдә, икенче берәүләр, кеше язмышына төкереп карап, ничек тә күбрәк керем алу ягын каера.
Кемгәдер – табыш, ә кемгәдер – үлем. Полиция хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районының Тайсуган авылындагы «Ай» азык-төлек кибетендә «Антисептический» косметика лосьоны сатылуын билгеләгән.
Әлеге продукциянең барысы да - 167 данә лосьон сатудан алынган. Эшмәкәрләргә “ике төрле максатта” кулланыла торган продукция белән сәүдә итүне туктату киңәш ителгән. Хәзерге вакытта әлеге хосусый эшмәкәргә карата административ тикшерүләр алып барыла. Закон бозган өчен административ штраф рәвешендә җәза чарасы күздә тотыла.
- Без һәркемгә болай дип мөрәҗәгать итәргә булдык: битараф калмыйча, “ике төрле максатта” кулланыла торган төнәтмәләр һәм лосьоннарны сатуга каршы бергәләшеп көрәшик! Хосусый эшмәкәрләрдән “фанфурик”лар сатмауларын үтенеп сорыйбыз, чөнки аларның шуннан кергән барлы-юклы кереме аркасында якташларыбыз эчкечегә сабыша, гаиләләр таркала, - дип чыгыш ясады ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.