Сатучы товарны вакытында китермәсә, нишләргә?

2016 елның 6 мае, җомга

Укучы соравы:

- Бүлмә ишекләре сатып алган идек. Сатучы товарны билгеләнгән сроктан 39 көнгә соңарып китереп бирде. Чөнки аларга ишекләр китерүче арадашчы ишекләрне тиешле санда китермәгән, ә бер ишегенең үлчәме яраксыз булып чыккан. Сатучы товар бәясеннән неустойка түләргә тиешме, аның проценты күпме булырга тиеш, һәм неустойка ничек исәпләнелә: товар суммасына карапмы​, әллә инде китереп бирү срогы чыкканнан соң узган көннәр санына карапмы?

 Бу сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече   Алина Виноградова җавап бирә:

- “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  7 февраль, 1992 ел, № 2300-01 РФ Законының  23.1 статьясындагы 3 пункты нигезендә, сату-алу килешүендә кулланучыга баштан түләп куелган товарын тапшыру срогы санга сугылмаган очракта, сатучы кулланучыга тапшыру срогы чыкканнан соң узган һәр көн өчен товарга баштан түләп куелган сумманың 0,5 %ы күләмендә неустойка түли. Неустойка сату-алу килешүе буенча товар кулланучыга тапшырылырга тиеш булган көннән башлап, товарны кулланучыга тапшыру көненә кадәр яки кулланучының баштан түләнгән акчасын үзенә кире кайтару таләбен канәгатьләндерү көненә кадәр исәпләнелә. Кулланучы түләтә торган неустойка күләме товар өчен баштан түләп куелган суммадан артыграк була алмый. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару һәм китерелгән зыянны тулысынча түләтү таләбе тиешле таләп куелганнан соң 10 көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International