“Ульянка”ны – шәһәргә!

2016 елның 6 мае, җомга

Чаллы шәһәренең “ТӘМЛЕ” ваклап сату кибетләре челтәрендә сөт ризыкларына күргәзмә-дегустация булды. Татарстанда тәүге органик эко продукция җитештерүче – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Г.Н.Евграфов җитәкчелегендә «Тукай» производство-сәүдә предприятиесе үзе җитештергән продукцияне кулланучылар хөкеменә чыгарды.

Чаллы территориаль органы белгечләре дә «Ульянка» атамасындагы яңа әче сөт ризыкларының тәмен татып карады. Күргәзмәгә продукциянең киң ассортименты: сөт, ряженка, кефир, катык, эремчек һ.б. тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, бу ризыкларның тәме авылдагы әбекәйләребезнекеннән бер дә ким түгел – телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле! Продукция Татарстан Республикасының экологик яктан чиста районында – Алексеевскида җитештерелә. Озакламый продукция Чаллы шәһәренең барлык сәүдә нокталарына китерелә башлаячак, дип вәгъдә итте дегустацияне оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International