Әкият геройлары ярдәмендә аңлаттык

2016 елның 6 мае, җомга

2016 елның 6 маенда Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре беренче сыйныфта укучы балаларга  куллану белеме темасына танып белү характерындагы чара үткәрде. Әкият геройлары ярдәмендә уздырылган чара икеләтә кызыклы булып чыкты. Сабыйлар берсеннән-берсе уздырып сорауларга җаваплар бирде, үзләре дә күп кенә кызыклы сорауларын юллады. Әкият геройларын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу категорияләре буенча тикшердек, шулай ук товар сыйфатсыз яки үлчәме ягыннан яраксыз  булып чыкканда нишләргә, дигән сорауга җавап бирү җәһәтеннән килеп туу ихтималы булган хәлләрне карадык.

 Шулай итеп, балалар үзләренә сыйфатсыз товар сатканда нишләргә икәненә, кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керү сәбәпле, китаплар һәм дәреслекләрне бик игътибар белән сайлап алырга кирәклегенә төшенде.

Балалар белән әңгәмә үтә дә җылы рухта узды, аларның берсе дә чарага битараф калмады.

Гомумән, үткәрелгән чара бик кызыклы һәм файдалы булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International