Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу

2016 елның 6 мае, җомга

     2016 елның 6 маенда, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан, Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Б.И.Кадыйров ветераннарыбызга котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырды.

Очрашулар барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Ветераннарыбызга кулланучылар өчен файдалы мәгълүматларга бай булган “Кулланучыга белешмәлек” һәм “Вестник потребителя” газетасы да өләшенде.

Территориаль орган хезмәткәрләрен ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең барчасы да бик җылы каршы алды. Ветераннар белгечләребезгә үзләренең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. Күпчелеге сәламәтлекләренең шәптән булмавы аркасында Җиңү парадына бара алмауларына борчылуларын белдерде. Ни кызганыч, ветераннарыбызның сафлары елдан-елы сирәгәя...

Очрашуда катнашкан һәркем күрсәтелгән игътибар өчен җылы рәхмәт сүзләрен жәлләмәде. Әлбәттә инде, белгечләребез дә, үз чиратында, аларга олы рәхмәт хисләрен ирештерде, чөнки бер барыбыз да Бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер кеше алдында мең-мең бурычлы.

Очрашулар күңелнең иң нечкә кылларына тиярлек  дәрәҗәдә бик җылы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International