Ачы язмышлы, хәзерге вакытта безнең кайгыртуыбыз һәм ярдәмебезгә мохтаҗ кешеләр бүләк иткән бәйрәм.
Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, елдагыча, “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә булып кайтты
Быел үзәктә ял итүчеләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Р. Муллина котлады.
Белгечебез бәйрәм табынына хуш исле бәлешләр китереп, биредәге халыкның барчасына нык сәламәтлек, якыннарының ярдәмнәреннән ташламавын, шатлыклы-бәхетле тормыш теләде. Котлау сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, тәмле бәлешләр белән самавыр чәе эчкәч, үзәктә ял итүчеләр кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән аралашып алды. Шулай итеп, “сорау-җавап” рәвешендәге әңгәмә барышында күпләргә хәл итеп булмастай тоелган проблемаларыннан чыгу юллары табылды. Очрашуда катнашучыларны медицина, мобиль элемтә хезмәте күрсәтү мәсьәләләре, катлаулы көнкүреш техникасы, аерым алганда, кәрәзле телефоннар (инвалидларның күбесе өчен тышкы дөнья белән элемтәдә торуның бердәндер чарасы ич ул!) сатып алганда үзләренең хокуклары һәм бурычлары кызыксындырды. “Кайнар линия” телефонына (71-43-03) шалтыратып (көн саен эшли), үзләрен борчыган сорауларга җавап табу мөмкинлеге турында да искәртеп үтелде.
Соңыннан үзәктә ял итүчеләргә:
“Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдә кулланучы хокуклары”;
“Җәмәгать туклануы хезмәтеннән файдаланучыга”;
“Судка ничек дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә” дигән буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде.