Арча шәһәрендә Бөек Җиңү бәйрәме узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүне бүләк иткән 1945 елның 9 маеннан ераклаша барган саен бу җиңүнең бабайларыбызга нинди зур югалтулар бәрабәренә килгәнен яхшырак аңлыйбыз. Без һәр ел саен шул чорның каһарманнары истәлеген хөрмәтләп, алар алдында түбәнчелек белән баш иябез.

2016 елның тугызынчы маенда Арча шәһәре халкы һәм кунаклар җиңүчеләрне  хөрмәтләү, яу кырларында мәңгегә ятып калган фидакарьләрне искә алу өчен хәрби-мемориаль комплекс янына митингка җыелды. Иң зур, иң фаҗигале, иң дәхшәтле сугышның соңгы туплары авазыннан соң җитмеш бер ел вакыт узып киткән инде. Мемориал янында иртәдән үк почетлы каравыл оештырылды. Ааллы-гөлле чәчәкләр, флаглар бәйрәмчә кәеф-рух өстәсә, сугыш турында җырлар күзләргә яшьләр китерде.

Мәйданчыкта Преображение полкы маршы аһәңнәре астында Россия Федерациясе флаглары пәйда булды. Күңелләргә үтеп кергән бик тә матур бу вальс  инде күптән узганда калган кырыгынчы елларны күз алдыбызга китерде. Балалар түргә үткән Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчкәләр бүләк итте. Кыңгырау тавышы астында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу булды. Моннан тыш  “Үлемсез полк”, сугыш еллары техникасы сафлары тигез рәтләргә тезелешеп узды, тематик палаткалар оештырылды. Чара ахырында исә концерт тамашасы тыныч тормыш шатлыгы, күтәренкелек бүләк итте. Шәһәребез халкы һәм кунаклар “Җиңү көне”җыры аһәңнәре астында мемориаль плитәләргә чәчәкләр куйды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә Бөек Җиңү бәйрәмен игътибардан читтә калдырмады. Белгечләребез шәһәр халкына, ветераннарга кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган “Кулланучыга белешмәлек” буклетларын һәм «Вестник потребителя» газетасын өләште. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирелде.

Шулай итеп, районыбызда бәйрәм көнозын барды. Бер үк вакытта кыр кухнясы да эшләп торды. Ветераннар, гомумән, теләгендә булган барча кеше солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланды. Кичен исә, традиция буенча, Арча шәһәренең тыныч күк йөзен Җиңү салюты балкытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International