"Яраклылык срогы” төшенчәсе кулланучыларның сәламәтлегенә зыян килү-килмәү ягыннан гаять зур әһәмияткә ия.
2016 елның апрель аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында 8 сәүдә объектында саклау срогы чыккан яки яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 296000 сумнан артыграк бәягә азык-төлек сату фактлары билгеләнде. Тәгаенләп әйткәндә:
- «Shifa-18» кибетендә, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур;
- №92 контейнердан, Әлмәт ш., Ленин-Әминов ур, «Торговый двор» ҖЧҖ территориясе;
- «Яз» кибетендә, Әлмәт ш., Индустриальная ур.;
- «Shifa» кибетендә, Баулы ш., Энгельс ур.;
- «Shifa» кибетендә, Бөгелмә ш., Совет ур.;
- «Shifa» кибетендә, Бөгелмә ш., Гоголь ур;
- «Shifa» кибетендә, Лениногорск ш., Чайковский ур.;
- «Shifa» кибетендә, Лениногорск ш., Вахитов ур.
Ә бит халыкка тәкъдим ителә торган товарларның яраклылык срокларын үтәмәү аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Яраклылык срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы билгеләнергә тиеш булып та, билгеләнмәгән товарны сату тыела (азык-төлек товарлары турында техник регламентларда яраклылык срогы турында мәгълүматларга карата таләпләр бик төгәл күрсәтелгән).
Яраклылык срогы чыккан товар сатып алганда кулланучы хокуклары “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының (алга таба - Закон) 18 статьясында билгеләнгән. Шуны да белеп торырга кирәк: РФ Гражданлык кодексының 11 статьясындагы 1 пунктында һәм Законның 17 статьясындагы 1 пунктында билгеләнгән гомуми кагыйдәләр нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау судта хәл ителә.
Законның 17 статьясы һәм Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 28 статьясындагы 7 өлеше һәм 29 статьясындагы 10 өлеше нигезендә, кулланучы җавап бирүченең урнашу урыны буенча яки сату-алу килешүен төзү урыны буенча судка дәгъва белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы. Кулланучылар судка мөрәҗәгать иткәндә үз хокукларының санга сугылмавына бәйле эшләр буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.