2016 елның 26 апрелендә Олы Кайбыч авылыннан бер хосусый эшмәкәр Кайбыч районы №1 суд участогының җәмәгать судьясы карары белән 5000 сум күләмендә административ штраф түләмәгән өчен 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Эшмәкәрнең алкогольле продукция (сыра) сатуның билгеләнгән вакытын санга сукмаган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары нигезендә салынган административ штраф түләүдән баш тартканлыгын да искәртеп үтик.