Апрель азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча бүлегеннән «Туган як» газлы су рәвешендә пластик савытларда 25 л легаль булмаган хәмер ташу факты буенча материал алынды.
Ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегеннән «Дубрава» ҖЧҖ җитештергән ялган махсус маркалы 49 шешә «Царская охота», «Фаворит королевский», «Царская охота голд» аракысын ташу факты буенча материал керде.
Зеленодол территориаль органы белгечләре закон бозучыларга карата административ эшләр кузгатты, алкогольле продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.