Бер атналык эш йомгаклары

2016 елның 10 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре бер атна эчендә генә дә (2016 елның 27 апреленнән 4 майга кадәрге чорда) полиция хезмәткәрләре белән берлектә  түбәндәгеләрне билгеләде:

- Сарман районында яшәүче бер ханымның үзенең шәхси йортыннан көмешкә сатуның 1 фактын;

- Түбән Кама һәм Зәй районнарында билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына алкогольле продукция әйләнешенең 2 фактын;

- Түбән Кама шәһәрендә ишеге күп фатирлы йортның ишегалдына ягына караган сәүдә объектында сыра сатуның 1 фактын;

- Түбән Кама шәһәрендә алкогольле продукция (сыра) сату вакытын билгеләгән чикләүне санга сукмауның 3 фактын, шуның берсе - “Синтәк” бакчачылык ширкәтендә;

- хосусый эшмәкәрләрнең 2016 елның 1 кварталы өчен сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмавының 3 фактын;

Барлыгы 326,12 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.

Ачыкланган закон бозу очраклары буенча административ тикшерүләр үткәрелә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International