Бакча сезоны ачылды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Май бәйрәмнәрендә җирдә эшләү белән беррәттән, шәһәрдән читтә ял итүне дә үз иткән бакчачыларның һәммәсе бакча сезонын ачып җибәрде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре дә читтә калмыйча, бакчачылык ширкәтләренә “сәфәр”ләр оештырды. Тукай районында тикшерүләр барышында «Иволга», «Литейщик», «Бумажник» бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан кибетләрдә хәмер сатуны чикләү вакытын санга сукмауның 3 факты ачыкланды. Моның өчен РФ КоАП 14.16. статьясының 3 өлешендә (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның башка кагыйдәләрен бозу) административ җаваплылык күздә тотылган.

 Моннан тыш 2016 елның 1-10 май чорында гамәлдәге законнарны бозуның түбәндәге очраклары ачыкланды:

- төнге сәгатьләрдә сыра сатуның 5 очрагы;

- “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатуның 4 очрагы;

- Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция сатуның 1 очрагы;

- балигъ булмаганнарга сыра сатуның 2 очрагы;

- декларацияләү өлкәсендә закон бозуның 5 очрагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International