ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче берәүнең мөрәҗәгате буенча сәүдә объектларында “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сатуны ачыклау ниятеннән рейд уздырды. Мөрәҗәгатьтә “фанфурик”ларны, төрле мазьләр һәм төнәтмәләр ясау өчен әбиләрнең (сатучылар гадәттә шулай дип расларга маташа) түгел, ә билгеле бер адәмнәрнең эчү өчен сатып алулары күрсәтелгән иде. Рейд барышында хосусый эшмәкәрләр О.А.Михайлова һәм А.Р.Нигъмәтҗанованың кибетләрендә нәкъ менә шундый сыекча сату фактлары билгеләнде. Эшмәкәр ханымнар сатудагы продукциясенә товарны озату документларын күрсәтә алмады. Шул сәбәпле 261 савыт спиртлы сыекчаны сатудан алырга туры килде. Арча районында да шундый ук очрак ачыкланды. Үрнәк бистәсендә хосусый эшмәкәр А.К.Мөсәгыйтованың бернинди документларсыз гына әнә шундый шикле продукцияне сатуы ачыкланды. Нәтиҗәдә 29 савыт спиртлы сыекчаны сатудан алырга туры килде.
Барлык фактлар буенча административ тикшеренүләр алып барыла. Сатудан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.