Җирле кибетләрнең берсендә сатучы-кассир булып эшләүче ханым җәмәгать судьясы хөкеме нигезендә РФ Җинаятьләр кодексының 151.1статьясында (балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сату – бу гамәл берничә тапкыр кылынган очракта) күздә тотылган җинаять кылуда гаепле дип танылды.
Әлеге ханым административ җаваплылыкка тарту турында карарны үтәү срогы тәмамланганнан соң бер ел узганчы – 2016 елның 24 февралендә үзенең эш урынында бәясе 200 сумнан 0,75 сыешлыктагы 10-12 градуслы бер шешә хәмер продукциясен (шәраб) балигъ булмаган үсмергә сатып җибәрергә маташканда тотылган.
Хөкем карары чыгарганда, суд әлеге эш буенча җәза чарасын йомшартырдай барлык хәлләрне – тәгаенләп әйткәндә, сатучының үз гаебен тануын, кылган гамәленә үкенүен исәпкә алды. Гр К.тарафыннан кылынган җинаятьнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруыннан чыгып, аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән, 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде. Суд хөкеме законлы көченә кермәгән әле.