Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә алкогольле продукцияне законсыз сатуны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән тикшерү чараларын даими үткәреп килә.
2016 елның 10 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә 1965 елда туган бер ханымның үз фатирыннан барлыгы 1400 сумлык 10 шешә «Снежная королева» аракысын сатып җибәрү фактын билгеләде.
Бу ханым хосусый эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе дә юк. Фатирны тикшерү барышында 10 шешә «Парламент» һәм 12 шешә «Снежная королева» аракысы табып алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла.