Сыраны “автомат рәвештә” сатып җибәрәләр

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләү таләбе үтәлмәү очрагын ачыклады. «Талисман» кибете (Чистай ш.) сатучысы 8 сәгать 25 минутта берәүгә «Очаково» ЯАҖ җитештергән  1,5 литрлы савыттагы 106 сумлык «Народное» сырасын сатты. Әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр үзенең аңлатмасында белдергәнчә, кибет сатучысы, тыю турында онытып, сыраны сәгатькә карамыйча гына,  “автомат рәвештә” сатып җибәргән.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы - административ хокук бозу турында эшне карау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International