2016 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Сеитов Сергей Николаевичның «1-Доступный» кибетендә (адресы: Түбән Кама ш., Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 10 й.) 100 мл сыешлы савытларда 40 сумнан 95% лы этил спиртын сату фактын ачыклады. Мониторинг нәтиҗәсендә 101 савыт спирт законсыз әйләнештән алынды. Чөнки мондый спиртны табиб рецепты буенча аптека учреждениеләрендә генә сату рөхсәт ителә.
Әлеге факт буенча РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше нигезендә административ тикшерү үткәрелә.