2016 елның 1 гыйнварыннан күпләп һәм ваклап сату өлкәләренә ЕГАИС үтеп керде. Шуны истә тотып, 2016 елның 12 маенда Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче лицензиатлар катнашында киңәшмә уздырылды.
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) белән эшләү турында мәсьәлә көн тәртибендә төп мәсьәләгә әйләнде. Киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар тапты, ЕГАИС белән эшләүдә гамәлләрнең эзлеклелегенә төшенде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы билгеләп үткәнчә, ваклап сату өлкәсе вәкилләре хәмерне сатып алуны раслаганда юлыккан авырлыклар алдында тагын бер кат калмас өчен, ягъни 1 июльдән башлап, ваклап сатуны теркәү буенча ЕГАИСтагы эшләре көйле генә барсын өчен, инде алдан ук яңача эшләргә әзер булып торырга тиеш.