Җәй башында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе ( Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе ) “Яраксызлык вакыты” (“Срок НЕгодности”) акциясе игълан иткән иде. Әлеге чара барышында без кулланучыларны игътибарлырак булырга: азык-төлек продукциясен сатып алганда ярлыкларына игътибар итәргә, файдалану вакытын карарга, сыйфатсыз товарга тап булган очракта, бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль органнарына хәбәр итәргә өндәдек.
Ниһаять, “Куллану вакыты” акциясенә йомгак ясалды. Өч ай эчендә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе 285 сәүдә ноктасын тикшерде. Шуларның 237се (83%) кулланучыларның мөрәҗәгатьләре буенча уздырылды. 100 очракның 98 ендә хилафлыклар чыннан да ачыкланды.
Җәйге акция барышында республика кибетләре һәм базарларында 216 198 сумлык куллану вакыты чыккан товар әйләнштән алынды. Агымдагы елның сигез аенда мондый продукциянең гомуми суммасы 533 670сум тәшкил итә. Узган ел шушы дәвер әчендә 64 700сумлык сыйфатсыз товар ачыкланган иде.
Тикшерү материаллары тиешле чаралар күрү өчен Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенә җибәрелгән.1 сентябрьгә мәгълүм булганча, әлеге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 210 мең сум күләмендә штраф салынган, шактый фактлар каралу стадиясендә.
Иң еш очраучы файдалану вакыты чыкан товарлар исемлегенең башында тиз бозылучы ашамлыклар: сөт продуктлары, салатлар, колбаса, кондитер эшләнмәләре. Монна тыш май, алкогольсез эчемлекләр, пиво, ит һәм балык консервлары, ярымфабрикатлар, туңдырма кебек продуктлар арасында да файдалану вакыты чыкканнарын шактый очратырга туры килде. Араларында парфюмер -косметика да бар.
Сыйфатсыз товарлар кечкенә сәүдә нокталарында күбрәк очрый. (50% тан артыграк хилафлык шундый урыннарда ачыкланды). Биредә товарларны кабул итүне, сату барышында аларны саклау шартларын тикшерү бөтенләй каралмаган дияргә була. Тикшерү материаллары күрсәткәнчә, сыйфатсыз товарның шактые күпләп сату предприятиеләреннән кечкенә кибетләргә, базарларга килгәндә үк инде аларның куллану вакыты чыккан була. Бу күпләп сату оешмаларында да эчке контрольнең булмавы турыда сөйли. Мисал өчен, әле яңа гына - 31 августта ачыкланган факт. Арчада шәхси эшмәкәр М.Г. Мөхәммәтшинның сәүдә ноктасын тикшерү вакытында, инспекторлар кечкенә генә павильонда куллану вакыты чыккан 20 төрдән артык продуктка тап булды.
Түбән Кама шәһәрендәге “Савва” кибете киштәләре дә, кулланучы шикаятенә нигезләнеп уздырылган тикшерүдән соң, бөтенләй бушап калды. Биредә сатуга куелган колбасаларның бөтенесе диярлек ашарга яраксыз булып чыкты. Мисал өчен “Савва” ит комбинаты җитештергән ысланган ит кисәгенең саклау срогы бер ай элек узган иде. Әлеге кибеттән 3 мең сумлык сыйфатсыз товар сатудан алынды.
Лениногорск шәһәрендәге “Арзан” кибетен тикшергәндә Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары шаккаттырлык очракка тап булды. Монда кулланучыларга күгәреп беткән колбасалар тәкъдим итүдән тыш, чебен личинкалары белән тавык түшкәсе сатуга куелган була. Өч сәгать дәвам иткән тикшерү барышында әлеге кибеттән яраклылык вакыты чыккан 3 595 сумлык 29 төрле товар әйләнештән алына.
Ашамлыкларның яраклылык срокларын контрольдә тоту гипер-, супермаркетларда да тиешле дәрәҗәдә түгел. Моны тикшерү барышында ачыкланган күпсанлы хилафлыклар раслый. Мисал өчен, Казанда шактый популяр, эконом-класс саналучы кибетләр челтәренә кулланучылардан даими рәвештә шикаятьләр килеп тора. Акция барышында гына да әлеге челтәргә караган бер супермаркетны өч тапкыр тикшерергә туры килде. Өчесендә дә яраклылык вакыты чыккан товарлар ачыкланды: горчицадан алып, 10 кг лы төргәкләнгән сыер маена кадәр 40 төрле сыйфатсыз товар.
Сөт продуктлары белән сату итүче икенче бер танылган кибетләр челтәрендә 1421 сумлык 17 төрле ашамлык сатудан алынды. Араларында 485 көн элек файдалану вакыты чыккан товарлар да бар.
Яшел Үзән шәһәрендәге “Магнит “ кибетендә, кулланучы зарына нигезләнеп үткәрелгән тикшерү барышында, 30 шешә аз алкогольле, газлы “слива”, “виноград”, “лимон” эчемлеләренең дә яраклылк вакыты 4 ай элек узган булуы ачыкланды. Биредән барлыгы 1579 сумлык товар әйләнештән алында.
Аеруча борчыган мәсьәлә - яраклылк вакыты чыккан товарларның планлы тикшерүләр вакытында да даими ачыкланып торуы. Эшмәкәрләргә тикшерү буласы алдан ук хәбәр ителсә дә, планлы тикшерүләр вакытында хилафлыклар җитәрлек. “Яраксызлык вакыты” акциясе чорында республика буенча 29 шундый очрак теркәлде. Моңа мисал итеп, Казанда шәхси эшмәкәр И.З. Шаһиеваның кибетен тикшерү фактын китерергә мөмкин. Куллануга яраксыз шоколад, туңдырма, итле ярымфабрикатлар, кара икра, камыр, пиво, соклар, печенье – болар барысы әлеге кибеттә планлы тикшерү вакытында ачыкланган товарлар. Сокларның яраклылк вакыты 250 көн, шоколадларның исә 180 көн элек беткән булып чыкты Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә кибет киштәсеннән 6237сум күләмендә товар кулланыштан алынды.
Лаеш районында шәхси эшмәкәр Р.Ш. Әгълиуллина кибетендә узган планлы тикшерү вакытында да 7 134,62 сумлык 57 төрле товар сатудан алынды. Товарның күбесе кулланырга яраксыз булу өстенә, кибет тарканнар белән тулы иде, шул исәптән печенье, конфет каплары да. Биредә үк, ашамлыклар белән бергә, зажигалка өчен бензин, сулы техник аммиак кебек көнкүреш химиясе товарлары да сатылуы ачыкланды. Аларны да яраклылык вакыты 2 -5 ел элек узган.
Кулланучы базарында файдалану вакыты чыккан товарлар проблемасы көн кадагында торучы мәсьәләләрнең берсе. Моңа каршы көрәш кулланучы белән бергә алып барылганда гына нәтиҗәле булачак.