НТВ каналы Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә тапшыру төшерә

2010 елның 23 августы, дүшәмбе

Узган җомгада  Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә  НТВ каналының иҗат  төркеме килеп төште.  Әлеге  каналының инспекциягә беренче генә мөрәҗәгать итүе  түгел.  Узган ел кулланучы базарындагы ялганнарны ачуга багышланган  тапшырулар авторы – танылган журналист  Алексей  Егоров – инспекция лабраториясенә анализга, Мәскәү кибетләрендә сатып алынган, 16 шешә  коньяк алып килгән иде.  Сынау нәтиҗәләре шуларның 12се сыйфатсыз булуын күрсәтте.  Бу мәгълүматларны  журналист үзенең  “Цены: история всероссийского обмана” дигән тапшыруында кулланды.

Бу  юлы да ул игътибарын илнең алкоголь базарындагы хәлләргә юнәлткән:  спиртлы эчемлекләргә багышланган  “Водка: история всероссийского застолья" дип исемләнгән тапшыру төшерергә җыеналар.     Шул максаттан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе лабораториясенә  анализга ул 100  төрдән артык  алкоголь продукциясе алып килде.

 Тапшыру НТВ каналында октябрь башында дөнья күрәчәк.

 Мәскәү журналистларының  эксперт сыйфатында  нәкъ менә Татарстан Дәүләт акоголь инспекциясен сайлавы аңлашыла  – ведомствоның лабораториясе Россия күләмендә дә иң яхшылардан санала. Ул  алкогольне  молекулаларга таркатырга сәләтле  иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International