Юбилей очрашуы

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

 Моннан 20 ел элегрәк шәһәр китапханәсе каршында “Ветераннар клубы” оештырылган иде.  Бүген аның җитәкчесе   - Венера Марсил кызы Гайнуллина. Әлеге клубның эшчәнлеге төрле органнар белгечләре: банк хезмәткәрләре, нотариуслар, юристлар, “Роспотребнадзор”, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән очрашулар кысаларында алып барыла. Мондый очрашулар ветераннарга нәкъ менә бүген үзләрен борчый торган проблемаларын хәл итүдә ярдәм кулы сузу карарына килү белән төгәлләнә.

 Клубны оештыруның юбилей датасы уңаеннан зур бәйрәм концерты оештырылды: ветераннар алдында шәһәр сәнгать мәктәбендә укучылар чыгыш ясады. Комсомол районы башкарма комитеты вәкиле, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре үзләренең котлау сүзендә клубка алга таба нәтиҗәле эшчәнлек, Бөек Ватан сугышы ветераннарына          һәм тыл хезмәтчәннәренә нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы теләп, бәйрәм табынына тәмледән-тәмле бәлешләр куйды.

Юбилей чарасы ахырында ветераннар табын янына җыелып, гәпләшә-гәпләшә бәлешләр белән сыйланды.

Китапханә җитәкчесе В.М.Гайнуллина, Вветераннар клубы” бәйрәмдә катнашкан һәммә кешегә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International