Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хосусый эшмәкәрләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, сатучылар, кулланучыларның бурычлары һәм хокуклары, товарны алыштыру яки түләнгән акчаны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую сроклары кебек үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне аңлату максатыннан даими рәвештә чаралар үткәреп килә.
Территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче субъектларга, кирәк булганда, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, шулай ук низаглы хәлләр килеп туган очракларда тәгаен нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белешү өчен, шалтыратып, тиешле мәгълүматлар алу мөмкинлегенә ия булулары аңлатыла.
Әйтергә кирәк, әлеге тема һәр кеше өчен дә – бик тә кирәкле тема. Чөнки барыбыз да ваклап сату-алу мөнәсәбәтләрендә катнаша, һәм безнең хокукларыбызны санга сукмау очраклары да аз түгел. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын бозу очракларын киметү һәм аларның аянычлы нәтиҗәләреннән котылу өчен мондый чараларны, әйтик, “Пятерочка” кебек челтәр кибетләрендә дә, шулай ук “Миг” кибете кебек гадәти кибетләрдә дә даими рәвештә үткәреп килә.