2011 елда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тәкъдиме белән Бөтенроссия агач утырту көнен үткәрү традициясенә нигез салынган иде. 14 май көнне Татарстан Республикасында “Агач утырту көне” республика акциясе булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, шул исәптән Казан территориаль органы белгечләре Щербаково бистәсе янындагы Биектау урман хуҗалыгы территориясен яшелләндерү чараларында катнашты. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре исә чыршы утырту серләренә өйрәтеп, бу эштә безгә ярдәм итте, Хезмәткәрләребез акциягә бик җаваплы мөнәсәбәттә булып, чыршыларны ничек тә дөрес итеп, фән кушканча утыртырга тырышты, агач үсеп китсен өчен берничә шартны үтәргә кирәклегенә төшенде.
Шулай итеп, коллективыбыз үзе алдына куелган бурычны тел-теш тидергесез итеп үтәде.
Белгечләребезнең һәммәсе яшь үсентеләрне зур канәгатьлек хисе белән утыртканнан соң тирә-юнебезне яшелләндерүгә үзеннән өлеш керткәне өчен горурлык хисләре кичерде.
Агачлар – планетабызның үпкәсе шул!