Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту буенча совет утырышы узды

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре беренче кварталда мөстәкыйль рәвештә яки мобиль төркемнәр составында хәмер базарына керүче 3167 объектны тикшерде. Тикшерүләр йомгаклары буенча алкогольле продукциянең әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның 516 очрагы ачыкланды. Закон бозуларның төп төрләре: лицензиясез эшчәнлек, төнге сәгатьләрдә хәмер сату һәм ГОСТ таләпләренә туры килмәгән спиртлы лосьоннарны документларсыз гына сату. Тикшерүләр йомгаклары буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан административ материаллар карала. Шулар кысаларында  58 мең литрдан артыграк алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Ел башыннан бирле Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 69 мең литрдан артыграк легаль булмаган хәмер законсыз әйләнештән алынды. Тартып алынган продукциянең структурасы да узган елның беренче кварталындагы белән чагыштырганда үзгәреш кичерде: мондый продукциянең чама белән  80%ы – ваклап сатудан, күпләп сатучылардан һәм ташыган чагында тартып алынган спиртлы лосьоннар. Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме якынча 6 млн. сум тәшкил итте. Бу – узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечкә бәрабәр.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 5 муниципаль берәмлек буенча 28 мөрәҗәгать алынды. Гражданнарны барыннан да күбрәк борчыган сораулар: төнге сәгатьтләрдә, балалар оешмалары һәм мәгариф оешмалары тирәсендә хәмер сату, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сату.

Ачыкланган барлык закон бозу очраклары буенча гаепле затларга карата административ эшләр кузгатылды. Бүгенгә өч закон бозучы (хосусый эшмәкәр, вазыйфаи зат һәм юридик зат) барлыгы 65 мең сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш ун административ тикшерү үткәрелеп килә. Аның кысаларында 189 литр күләмендә спиртлы лосьон сатудан алынды.

Быел Дәүләт алкоголь инспекциясе массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә республикабызда яшәүчеләр арасында актив төстә эш алып бара: беренче кварталда хәмер тематикасына багышланган барлыгы 401 язма дөнья күрде.

2016 елның 1 кварталында республикабызда җитештерелгән 570,7 мең дал күләмендә аракы сатылды. Бу – узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 5%ка күбрәк.

Фото: http://tatarstan.ru/rus/press/photo.htm/photoreport/1307287.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International