Баулы тирәсендә контрафакт аракы белән бер автомобиль тоткарланган

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Азнакай – Ютазы – М-5 автомобиль юлында бер иномарканың юлына аркылы төшелгән. Аның багажнигында 55 тартма спиртлы продукция табылган.

Ютазы районы автоинспекциясе хезмәткәрләре  Азнакай – Ютазы – М-5 автомобиль юлында спиртлы эчемлек белән шыплап тутырылган бер җиңел автомобильне тоткарлаган.

Чаллыда яшәүче ир-ат “иярләгән” «Нissan Теаnа» автомобиль салонында Казахстанда җитештерелгән 0,5 литрлы 660 шешә (55 тартма) аракы табылган. Машина җирле полиция бүлегенә китерелеп, контрафакт хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган, дип яза "Ютазинская новь".     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International