Татарстанда беренче кварталда законсыз әйләнештән алынган хәмер күләме 2015 елның шушы ук чорындагыга караганда 70 процентка арткан. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТРда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту советы утырышында белдерде.
“2016 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республикада җитештерелгән продукцияне сату күләме узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка арткан. Хәмердән агулану очраклары, шул исәптән агуланып үлү очраклары өчтән бер өлешкә кимегән”, - диде Миңнеханов. Шул ук вакытта Президент Чистай, Бөгелмә һәм Минзәлә районнарында хәмердән агулану очракларының республика буенча уртача күрсәткечтән (100 мең кешегә 5,2 тәшкил итә) ике тапкыр һәм аннан күбрәккә артуын билгеләп үтте. Татарстанның 23 районында хәмердән агулануның үлем-китемгә җиткерү очраклары ачыкланды, диде ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко 2016 елның беренче кварталында лицензиясез эшчәнлеккә, төнге сәгатьләрдә хәмер сату һәм ГОСТ таләпләренә туры килмәгән спиртлы продукцияне тиешле документларга ия булмаган килеш сатуга бәйле 516 закон бозу очрагы ачыклануын искәртте. “Ел башыннан бирле барлыгы 69 мең литрдан артыграк күләмдә легаль булмаган хәмер законсыз әйләнештән алынды. Штрафларның гомуми күләме чама белән 6 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елның шушы ук чорындагыга күрсәткечләргә бәрабәр”, - дип аңлатып үтте ул.