Халыкның сыйфатлы ризыкка ихтыяҗын канәгатьләндерү

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

“Камский” АПК – ит эшкәртү һәм колбаса ризыкларын җитештерү комбинаты Лениногорск шәһәре кибетләре челтәрендә «Сосновоборская»  бренды белән колбаса ризыкларына дегустацияләр үткәрүне дәвам итә. Бу юлы “Сосновоборская” салями һәм сервелат сортлары, шулай ук популяр сортлар:  «Докторская», «Любительская», «с молоком» пешерелгән колбаса, “Краковская” ярымысланган колбасасы дегустацияләнде.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә бу чарада бик теләп катнашты. Чараның максаты Лениногорскида яшәүчеләрне республикада җитештерелә торган товарлар белән таныштыру иде. Шәһәр халкы үз хозурына тәкъдим ителгән ризыкларның тәмен татып караганнан соң продукциягә уңай бәя бирде. Берәүләр колбаса ризыкларының тәмен татыган арада икенче берәүләр территориаль орган хезмәткәрләреннән кулланучыларның хокукый мөнәсәбәтләре буенча киңәш-табышлар алды. Кулланучылар өчен белешмәлекләр, шул исәптән “Җирле продукциянең өстенлеге турында” белешмәлек өләшенде.

Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы  А.Р.Хәйруллин “ТР милли сәүдә маркасы” фестивалендә әйткәнчә: “Безнең төп бурыч – кулланучыларны сыйфатлы, тәмле һәм файдалы ризыклар белән тәэмин итү!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International