Җәмәгатьчелек – “фанфурик”ларга каршы

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Хокук саклау һәм контрольлек органнарына әледән-әле сигналлар алынып тора. Иң җитди проблемаларның берсе - “фанфурик”лар (очсызлы спиртлы сыекча) белән сәүдә итү. Әйтик, бер гражданиннан “Гөлназ” кибетендә “фанфурик”лар белән ачыктан-ачык сәүдә итүләре турында мөрәҗәгать керде.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, ачыклау һәм булдырмый калу мәсьәләләре буенча эш төркеменең (аның составына прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле органы хезмәткәрләре керә) эше барышында бу факт расланды. Шул сәбәпле эш төркеменә “Гөлназ” кибетендә 100 мл сыешлы савытта 20 шәр сумнан «Свежесть» сериясендәге «Хлебно-злаковый» косметика лосьоннарын сатудан алырга туры килде. Мондый товар сатучы эшмәкәрләр кешеләрнең бу очсызлы лосьонны нәрсә өчен сатып алуларын бик яхшы белә югыйсә...

Косметика максатында җитештерелә торган спиртлы препаратлар, киң ассортименттагы, 100 мл сыешлы савытлардагы “Хлебный”, “Медовый” кебек лосьоннарны сәрхушләрнең аркы эчемлеге урынына куллану беркемгә дә сер түгел.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшерүләр үткәрү барышында сатудан алынган  продукция үрнәкләренә (“фанфурик”лар) экспертиза билгеләп,  эксперт тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча косметика лосьоннарының су кушылган спирт булып торуын билгеләде. Димәк, югарыда санап үтелгән продукция ГОСТ таләпләренә туры килми дигән сүз.

Эшмәкәрләрнең күбесе экспертиза нәтиҗәләрен белә торып, 100 мл сыешлы савытларда косметика средстволары һәм медицина төнәтмәләре рәвешендәге спиртлы эчемлекләр сатуны туктатмый. Шул рәвешле алар кемнәрнеңдер язмышын, гаиләләрен җимерү хисабына табыш алуны бар дип тә белми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International