Автомобиль шинында юлдан барган вакытта транспортның “чыгымчылый” башлавына китерү ихтималы белән янаган кимчелек “яшеренгән” булырга мөмкин. Күпләребез беренче карашка әйбәт булып тоелган, ягъни тыны чыкмаган, протекторлары ашалмаган тәгәрмәч бернинди дә куркыныч тудырмый, дип саный. Тәгәрмәчнең “яшенә” дә машина йөртүчеләр арасыннан күбесенең исе китми. Ә ис китү кирәк, бик кирәк. “Яше” унга җиткән көпчәк, бигрәк тә запаста йөри торганы, зур куркыныч белән янарга мөмкин. Мондый көпчәкнең эче тулысынча череп, аннан югары тизлекле автомобиль юлларында файдаланган очракта котчыкмалы һәлакәт килеп чыгу ихтималы бар. Климат җылы булганда, көпчәктә черү-таркалу процессы алданрак та башлана әле. Инде 6 елдан (яки аннан күбрәк) соң ук шинда теге яки бу кимчелекләр пәйда була башларга мөмкин. Хәтта ки салоннан яңа гына сатып алынган тәгәрмәчнең дә бик зур кимчелекле булып чыгуы бар. Чөнки арасында кайвакыт дистәләрчә ел тузан җыеп ятканнары да очрый бит. Хәзер җитештерүчеләр яңа автомобильләргә инструкцияләрдә, 6 “яшьтән” арткан шиннарны куллану куркыныч белән яный, дип кисәтеп куя.
Шин җитештерүчеләр раславынча, көпчәктән файдалану кагыйдәләрен үтәү - иминлекнең нигезе, ә алты “яшьтән” узмаган көпчәкләрнең яраксыз булып чыгу фактлары юк.
Шулай итеп, югарыда бәян ителгәннәрдән кулланучы ниндирәк нәтиҗәләр чыгарырга тиеш соң дисезме? Шинның тышкы өслегендә яки янында 4 рәт сан һәм хәреф басылган (бу тамга җитештерү процессында эшләнелә). Дүрт саннан торган соңгы рәт тәгәрмәчнең “туган көне”н күрсәтә. Мәсәлән, 1515 саны көпчәкнең 2015 елның 15 нче атнасында “табадан төшкәнен” аңлата.
Иминлек мәсьәләләре буенча экспертлар шин “тыңламый” башлаган очракта тормозга басарга киңәш итми. Юкса бу автомобильнең “чыгымчылый” башлавына китереп, машинаны зыян килгән шин ягына өстерәү ихтималы бар. Шулай ук рульне кисәк кенә борырга да ярамый: машинаның әйләнүе ихтимал. Килеп туган мондый очракта машина йөртүче шундук акселератор педален җибәреп, тәгәрмәчләрне саклык белән генә тигезләргә һәм машина тизлеге кимегәч, тормоз педалена шундый ук саклык белән генә басарга тиеш.
Барлык автомобиль йөртүчеләргә машина тәгәрмәчләренең сыйфатлы булып чыгуын һәм хәерле юллар телибез!