Авылда яшәүчеләр игътибарына!

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

 2016 елның 19 маенда Әлмәт районының Бута авылында предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм авыл халкы белән Бута авыл җирлегендә куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча күчмә киңәшмә үткәрелә. Ә инде 11.00 сәгатьтә хакимият бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча гражданнарны кабул итү оештырыла.

 Теләгендә булган барча кешене күчмә кабул итүгә чакырабыз!

Элемтәгә керү өчен телефон: (88553) 22-21-33

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International