Дәүләт алкоголь инспекциясе рейды: ел башыннан бирле Казанда 20 мең тонна суррогат сатудан алынган

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

 Ел башыннан бирле Казанның ваклап сату кибетләрендә нәкъ менә шуның кадәр күләмдә законсыз спиртлы продукция сатудан алынган. Косметика средствосы яки медицина төнәтмәсе рәвешендә шешәләргә һәм хәтта полиэтилен капчыкларга тутырылган сыекча бу. Моның ише лосьоннарны йөз-кыяфәтне матурлау өчен генә куллансалар иде дә...

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре көн саен рейдларга чыга. Бүген алар автобус тукталышында урнашкан ларекның ишеген шакыды. Казанда яшәүче берәү “Халык контроле”нә нәкъ менә шушы сәүдә ноктасыннан зарланып шикаять язып калдырган икән. Алсу Әхмәтҗанова этил спиртыннан ясалган “косметика”ның сатып алучылар, шулай ук эшмәкәрләр өчен нинди маҗараларга китерү ихтималын белеште.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең үткен күзле хезмәткәре кибет киштәсенең  читтәге почмагына яшереп куелган “фанфурик”ны  - кибеттә сатарга ярамый торган спиртлы сыекчалы савытны шундук күреп алды. Сатучы үзе алсу төстәге сыекчаны этикеткасында күрсәтелгән билгеләнеше буенча куллануын расларга маташты. Әйе, этикеткасына, бит тиресе өчен лосьон, дип язылган. Әмма этил спиртының зәһәр исе савытны ачуга ук борынга килеп бәрелә.
Әлеге микрорайонда яшәүчеләр “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша бу  хәлгә борчылуларын белдергән. Алар тукталышта автобус көтеп торганда әнә шул савытларны кош тоткандай кибеттән алып чыгып, шундук бушатырга да керешкән сәрхушләрнең ыгы-зыгысыннан туйган. Тикшерүчеләр биредә 30 данә тартма табып алды. Һәркайсында – 63әр савыт. Сәүдә гөрләп барган, димәк. Эшмәкәргә карата административ беркетмә тутырылачак, ә савытлар экспертизага җибәреләчәк. Эш материаллары судка юлланачак. Закон сүзенә колак салмаган эшмәкәрләрне, спиртлы сыекча тутырылган савытларын конфискацияләп (соңыннан юкка чыгару өчен), 10нан 15 мең сумга кадәр  штрафлар көтә.

Ел башыннан бирле башкалабызда гына да 20 мең тонна законсыз спиртлы продукция сатудан алынган инде. Казанда яшәүчеләрдән “фанфурик”лар сату фактлары турында “Кайнар линия” телефоны (278 92 79) аша хәбәр итүләрен яки Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына бу хакта язып калдыруларын сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International