ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2012 елдан халык белән яңача эшли башлады: җитәкчелек видеоконференц-элемтә режимында халыкның гозерләрен тыңлауга күчте. Видеоэлемтә, тавыш һәм видео элемтәсеннән файдаланып, интернет аша аралашу мөмкинлеге бирердәй бушлай элемтә программасы нигезендә хәл ителә. Гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә керә торган мәсьәләләр, аеруча алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә законнарны үтәү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үткәрелә.
2016 елның 18 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко планлаштырылган эш кысаларында ТР Аксубай муниципаль районының Иске Ибрай авылында яшәүчеләргә видео-кабул итү оештырды. Очрашуда Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Гомәр улы Миңнегулов, Түбән Кама территориаль органы белгечләре, шулай ук чарага карата кызыксыну күрсәткән авыл халкы катнашты. Аксубай районында яшәүчеләр җитәкчегә шәхси һәм иҗтимагый характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Хосусый эшмәкәрләрне алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре кызыксындырды.
Әйтик, хосусый эшмәкәр Р.Х.Гыйльманова: “Алкогольле продукцияне сатып алу ЕГАИСта нинди срокта раслана? Сабан туе үткәрелә торган җирдә сыра сата аламмы, алсам, моның өчен нинди документлар кирәк? Бер төркем яшь-җилкенчәк кибетемнән берничә шешә аракы сатып алган иде. Берникадәр вакыттан соң алар бер буш шешә тотып килеп керде дә, монда су иде, дип күзләрен дә йоммыйча миңа гаеп ташлады. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә иде? - дип сорады.
Ә инде хосусый эшмәкәр Р.С.Җәмилов: “ЕГАИС программасы буенча авылның сәүдә нокталарында аракы һәм сыраны сатуга карата
“йомшаклык” күрсәтү көтелмиме? Бүгенге шартлар артык кырыс бит”, - дип зарланып алды.
Авылда яшәүче Р.В.Сәлахов исә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. “Шпатлевка сатып алган идем. Әмма инструкциясен игътибар белән укып чыккач, үзем күздә тоткан максатта кулланырга яраксыз булуын аңладым. Әмма сатучы, бу товарны кире кайтарып булмый, дип, шпатлевканы алып калмады. Бу очракта ул хаклымы? Хәмерсез сыра сатып алган идем, анысы әчегән булып чыкты. Сатучы монысын да кире алудан яки сыра өчен түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тартты. Аның бу гамәлендә хаклык бармы, әллә юкмы?” - дип сорады.
И.А.Марченко үзенә җиткерелгән барлык сорауларга тулы җаваплар бирергә тырышты. Район халкы исә үткәрелгән чара өчен һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе белән әңгәмә кору мөмкинлеге тудырылган өчен рәхмәт сүзләре ирештерде, җитәкчебез белән истәлеккә фотога төште.