Менделеевта ялган аракы ташыйлар

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

 2016 елның 14 май кичендә Менделеев шәһәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре товарны озату документлары булмаган килеш кенә коньяк, аракы һәм шәраб төялгән бер машинаны туктаткан.

Шулай итеп, барлыгы 226 шешә ( 84,5л) ялган хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган.

Тартып алынган алкогольле продукция, административ чаралар күрү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тапшырылды. Бу продукция шушы көннәрдә экспертизага җибәреләчәк.

РФ “Росалкогольрегулирование”гә җибәрелгән  федераль махсус һәм акциз маркаларындагы мәгълүматлар буенча башлангыч запрос маркаларның ялган булуын раслады. Шул сәбәпле РФ КоАП  15.12 ст. 4 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International