2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын аңлату максатыннан чыгып, Түбән Көек авылында яшәүчеләр белән очрашу оештырды.
Күчмә кабул итү авыл җирлеге башлыгы Ф.Т.Мөхәммәтгалиев катнашында узды.
Авыл халкын асылда сатудагы азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, сыйфатсыз товарларны кире кайтару сроклары кызыксындырды.
Чарада халыкны кызыксындырган барлык мәсьәләләр: техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алу, таләпләр кую сроклары, сыйфатсыз товарларны кире кайтару, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую сроклары, мебель ясау һәм китереп бирүгә заказларны үтәү срокларын бозу мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Кулланучылар үзләренең сорауларына РФ гамәлдәге законына нигезләнгән тулы җаваплар ишетүгә иреште. Кабул итү барышында сатып алынган мебельнең сыйфаты буенча язмача мөрәҗәгать керде.
Чара ахырында барча халыкка кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде.